Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әрмәнстанның яңа Президенты билгеле булды

Президент сайлауларында иң күп тавышны Армен Саркисян җыйды.

Әрмәнстанның Бөекбританиядәге илчесе Армен Саркисян Әрмәнстан Республикасының яңа Президенты итеп сайланды, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Җомга көнне ил парламентында яшерен тавыш бирү үткәрелде, анда 105 парламентарийның 101е катнашты. Тавыш бирүчеләрнең 90 проценты Саркисян кандидатурасын хуплады.

Әрмәнстанда Президент сайлаулары әле беренче тапкыр узды: ил конституцион реформа кысаларында идарә итүнең парламент формасын кабул итте. Хәзер дәүләт башлыгы Милли җыен депутатлары тарафыннан сайланачак.

Яңа Президентның инаугурациясе 9 апрельдә уза.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев