Әрәмтамак салым түли
Рәсми төстә урнашмыйча эшләү Ходай биргән гомереңне диванга кырын ятып уздыру түгел, әлбәттә. Тик озакламый боларның икесенә дә бер үк төрле мөнәсәбәт барлыкка килеп, бу гамәл, дөресрәге, гамәлсезлек кыйммәткә төшә башларга мөмкин. Ник дигәндә, Россия Дәүләт Думасында әрәмтамакларга салым салуны тәкъдим иткәннәр.
Шулай ук репетитор, бала яки хаста караучы, өйдән-өйгә ремонт ясап йөрүче, социаль челтәрләр аша товарларын яки хезмәтләрен тәкъдим итүчеләр кебек үзен-үзе эшле итүчеләрне дә шундый ук язмыш көтә. Боларына РФ Финанс министрлыгы минималь салым салуны тәкъдим итмәкче. Салым, шулай ук иминиятләштерү кертемнәре түләмәүчеләр саны илебездә берничә миллионга җыела ди.
Нишләтәсең, хакимияткә бюджетны тулыландыру өчен ничек тә акча табарга кирәк. Зур һәм уртача бизнестан салым түләтү инде күптән җайга салынса, хәзер менә иң кечкенәләренә тотынырга җыеналар. Шул рәвешле түрәләр “сакаллы” ике проблеманы хәл кылырга: хезмәт хакын “конверт”ка салып түләүгә һәм законсыз төстәге эшмәкәрлек керемнәренә аяк чалырга маташа.
Узган атнада бу ике идея закон чыгару инициативасы буларак кәгазьгә төшерелгән. Тиздән алар буенча фикер алышулар башланачак. Финанс министрлыгында әйтүләренчә, үзен-үзе эшле итүчеләр өчен салым ставкасы керемнең 3 проценты тирәсен тәшкил итәчәк. Белгечләр фикеренә караганда, министрлык тәкъдиме “эшләп” китәргә мөмкин. Кабул ителсә, әлбәттә. Моңа кадәр мондыйларга карата салым каникулы тәкъдим ителгән иде. Янәсе, инспекциядә хосусый эшмәкәр сыйфатында теркәләсе дә, быелның азагына хәтле салым түләмисе. Әмма салымчылар янына ашыгучылар бик аз – бөтен ил буенча меңгә дә җыелмый икән. Чөнки бер тапкыр күзләренә чалынсаң, алардан котылу юк ич. Ә менә хәзер Финанс министрлыгы тәкъдим итә торган 3 процентлы салым үз-үзен эшле итүчеләр арасыннан күпләрнең күңеленә хуш килергә мөмкин. Чөнки физик затлар кеременә салымнан (13 процент) күпкә ким салымны түлисең дә, тынычлап йоклыйсың. Ә инде керемнәрен дәүләт белән бүлешәсе килмәүчеләрдән (инде әйтеп үткәнебезчә, түрәләр аларны әрәмтамакларга тиңли) минималь хезмәт хакының 30 процентын (аена 3350 сум чамасы) түләтү күздә тотыла.
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев