Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәмзия Зарипова: «Кояшлы балалар»ны өметсез дигәнне, үз кызым үрнәгендә юкка чыгарачакмын!»

"Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" редакцияләре чакыруы буенча Сабаның "кояшлы кызы" Ләйсән Зарипова Әлмәткә килеп, Даун синдромлы балалар белән "Яшел фитнес" проектында катнашты. Инклюзив биюләре белән бөтен илгә танылган Ләйсәннең Әлмәттә яшел фитнесның чираттагы күнекмәләрен уздыруы безнең өчен тарихи вакыйгага әверелде. "Пусть говорят" тапшыруында булып кайткан, авырлыкларны җиңеп, тормышны горур...

"Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" редакцияләре чакыруы буенча Сабаның "кояшлы кызы" Ләйсән Зарипова Әлмәткә килеп, Даун синдромлы балалар белән "Яшел фитнес" проектында катнашты.

Инклюзив биюләре белән бөтен илгә танылган Ләйсәннең Әлмәттә яшел фитнесның чираттагы күнекмәләрен уздыруы безнең өчен тарихи вакыйгага әверелде. "Пусть говорят" тапшыруында булып кайткан, авырлыкларны җиңеп, тормышны горур уза белгән Ләйсән Зарипованы күрергә шактый кеше теләк белдерде. Аеруча аның кебек Даун синдромлы булган "кояшлы балалар" һәм аларның ата-аналары очрашырга шунда ук ризалык бирде.
Ләйсәннең Әлмәткә килүе танылган мотивацияли торган тренер, аяксыз һәм кулсыз да тормышта югары үрләр яулаган Алексей Талайның нефтьчеләр каласындагы тәүге чыгышы белән дә туры килде. Иң элек кунаклар Әлмәт пляжы кафесында авыру һәм физик мөмкинлекләре чикле балаларның проблемалары хакында түгәрәк өстәл артында сөйләште.

- Тормышта бер генә очрашу да очраклы гына булмый. Алексей Талай белән очрашырга инде күптәннән уйлап йөри идек. Ходайның рәхмәте, үзегез кунакка чакырдыгыз менә, - дип, сөенечен яшермәде Ләйсәннең әнисе Рәмзия апа авыру балаларның әти-әниләренә үзенең киңәшләрен дә җиткереп.
Бу чараның максаты да бит Ләйсән кебек «кояшлы бала»ларның да җәмгыятьтә тулы хокуклы булып яши алуларын белдерү, аларның проблемаларына тирәннән төшенү иде.

Ә «кояшлы балалар» хакында Рәмзия ападан да күбрәк белүче юктыр. Зариповлар гаиләсе үз җилкәләрендә Даун синдормлы балаларга безнең җәмгыятьтә формалашкан тискәре карашны татый. Әлеге диагнозны куйганда төпчекләренә10 ай була.
- Әйе, Ләйсән башка балалардан аерыла иде. 4 яшьтә генә тәпи китте, 7 яшьтә беренче авазларын әйтте. Әмма бу - Ләйсән җәмгыятьтә башкалар белән беррәттән яши алмый дигән сүз түгел. Күкрәк сөтеннән аермас өчен балалар бакчасына эшкә урнашуым да юкка булды. Балаларны куркыта дип икебезне дә чыгарып җибәргәч ун көн еладым. Аннан мәктәп еллары. Хәер, безнең 1 сентябрьдә форма киеп, укытучыга чәчәк бәйләме бүләк итү белән тәмамланды да инде ул, - дип искә ала Рәмзия апа ул елларны. Менә шул чагында ул үз-үзенә сүз бирә: «Кояшлы балалар»ны өметсез дигәнне, үз кызым үрнәгендә юкка чыгарачакмын!»

Безнең илдә ел саен ике меңнән артык бала Даун синдромы белән туа. Ел саен шуларның 85 проценты турыдан-туры балалар йортына озатыла.
Әлмәттә дә андый "кояшлы балалар" шактый. Аларны бергә җыеп, Саба "йолдызы" белән таныштыру, Әлмәт буйлап сәяхәт кылу авыру бала тәрбияләгән ата-аналарның үзләренә дә, сабыйларга да зур шатлык өстәде.


Аеруча "Кванториум" балалар технопаркы белән якыннан танышу күңелләренә хуш килде. Балалар уникаль лабораторияләрне күреп, замана техникасын һәм мөмкинлекләрен үзләрендә сынап карый алды.

- Әлмәткә һәм аның халкына бары афәрин диясе генә килә. Зур, заманча, чиста шәһәр. Шулай җылы кунак иткәннәре юк иде әле. Үзебезгә күп нәрсәләр алып, күңелне баетып кайтып китәбез, - диде Рәмзия апа.
Мондый файдалы һәм күңелле очрашулар соңгысы булмас әле. Янә очрашканга кадәр!


Филүзә Хәмидуллина.
Автор фотолары

http://www.almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев