Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роберт Миңнуллин: «Браво, Радик! Халыкны уяттың!»

Популяр җырчы Радик Юльякшин (Elvin Grey) ике республиканың башкалаларында узган концертлары белән бөтен халыкны шаулатты. Алай гына да түгел, хәтта уятты дисәк тә ялгыш булмас. Әлеге масштаблы чаралар хакында барлык матбугат чаралары язып чыкты. Артистлар арасында да бу хакта үз фикерен белдерүчеләр булды. Берәүләр Радикны күккә чөеп мактый, икенчеләре усалланып, яманлый бирә.

Белүебезчә, быел артист репертуарын барыбызга да балачактан таныш һәм якын булган элекке җырлар белән баеткан. Концертта җырчының популяр хитлары һәм яратылган «Уфтанма», «Гомерләр үтә икән ул», «Каеннар арасында» кебек ретро җырлар күп яңгырады.

         Шушы уңайдан, «Каеннар арасында» җырының авторы Роберт Миңнуллин Радикның эшчәнлегенә карата үз фикерен белдерде. Дөресрәге, аңа соклануын һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде:

         «Бу безнең Оскар Усманов белән икәү язган җырыбыз! Аны озак еллар Рәсим Низамов җырлады! Татар эстрадасында иң беренче клип та шушы җырыбызга иде шикелле. Бик популяр булды! Бу җыр өчен безне мактадылар да, тәнкыйтьләделәр дә. Кыскасы, легендар җырга әйләнде ул! Инде менә җыр Элвин Грейга килеп эләкте! Ул өр-яңадан яши башлады! Ә бүген ул Уфада башкортча да яңгырый! Шәп яңгырый бит! Браво, Радик! Халыкны уяттың! Татар белән башкорт сиңа кушылып җырлый! Бөтен Спорт Сарае җырлый! Бу сезгә хоккей гына түгел! Бу – безнең Җыр яңгырый! Үзебезнең Җыр яңгырый!

Җыр шушылай яңгырарга тиеш! Җыр шушылай җырланырга тиеш! Татар белән башкортны шушылай гына уятып буладыр, күрәсең! Рәхмәт, Радик! Рәхмәт, Элвин Грей!», – дип яза шагыйрь үзенең Инстаграм аккаунтында.

 

 

Фото: скриншот инстаграм

http://www.sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X