Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роберт Миңнуллин Милли үсеш стратегиясен милләтпәрвәр шәхесләр төзергә тиеш дип исәпли

Үсеш стратегиясе дүрт юнәлешкә нигезләнеп төзеләчәк.

Татар халкының милли үсеш стратегиясен милләтпәрвәр шәхесләр төзергә тиеш. Җәмәгать эшлеклесе һәм шагыйрь Роберт Миңнуллин шундый фикерен Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат районында узган пленар утырышында әйтте.

«Бу Стратегияне төзер өчен белемле, тәрбияле, милләтпәрвәр шәхесләр кирәк. Без аларны тәрбияләгәнме? Шәхесләр юктан гына бар булмый. Аларны халык үзе тәрбияләргә тиеш», - диде Роберт Миңнуллин.

Аның сүзләренчә, татар халкы бу көнгәчә стратегиясез яшәгән һәм аны булдыру зарур.

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегендә төзелгән Татар халкының милли үсеш стратегиясе эскизы дүрт юнәлешне күз алдында тота: татар мохитен оештыру, мәгариф, мәдәният, мәгьлүмати мохит.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев