Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роберт Миңнуллин татар стратегиясенең милләткә эшләрлек булса гына кирәклеген әйтте

Шагыйрь Башкортстанда «Татарның милли үсеш стратегиясе» эскизын тәкъдим итүдә катнашты.

Татарның үсеш стратегиясе милләткә эшләргә тиеш, әгәр аны исем өчен генә язабыз икән, ул безгә кирәкми. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин бу фикерен бүген Уфада Стратегия турында сөйләшүдә яңгыратты.

Башкортстан татарларын Стратегия эскизы белән Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев таныштырды. Җыенда катнашу, якташлары белән очрашу өчен Казаннан Роберт Миңнуллин да килде.

«Без шулай бергә җыела, мәсьәләләрне уртага салып фикерләшә алабыз икән, бу – әйбәт фал», - диде халык шагыйре. Ул үзе Стратегия проектын язу буенча эшче төркем әгъзасы түгел, шулай да бу эшне күзәтеп баруын, үз тәкъдимнәрен дә кертүен әйтте.

«Стратегия анда бөтен борчыган сорауларыбызга да җавап таба алырлык документ булсын ул. Халык рухын күтәрү, уйлану өчен дә этәргеч булсын», - диде Роберт Миңнуллин.

«Без стратегиясез генә, ничек бар шулай яшәргә өйрәнгән идек. Узган гасырның 90нчы елларыннан яңача яши башладык. 30 елга якын вакыт узды. Анализ ясар вакыт – нәрсәләр эшләгәнбез, нәрсәләрне эшләп җиткермәгәнбез, киләчәктә нишләрбез? Яңача вәзгыятьтә яшәргә өйрәнергә тиешбез», - дип мөрәҗәтгать итте ул татарларга.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X