Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роберт Миңнуллин вафатына бәйле рәвештә Минтимер Шәймиев дүртьюллык язган

Фәрит Мөхәммәтшин карантин чараларыннан соң Роберт Миңнуллин хөрмәтенә кичә узачагын әйтте.

 Бүген Камал театры каршындагы мәйданда шагыйрь Роберт Миңнуллин белән хушлашу чарасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең дүртьюллыгын укыды.

Фәрит Мөхәммәтшин Минтимер Шәймиевнең чарага килә алмавын, әмма үзенең кайгы уртаклашу сүзләрен шигъри юллар белән җиткерүне соравын әйтте. Ул дүртьюллыкны Минтимер Шәймиевнең үзе язып бирүен әйтте һәм шуны укыды:

«Әдәпле, зур йөрәкле, тыйнак, тирән фикерле,

Шундый шагыйрь Роберт безгә үрнәк түгелме?

Татар, башкорт халкына син Ходайдан зур бүләк,

Роберт иҗат чишмәсе — эчеп туймас гаделлек».

Дәүләт Советы рәисе, коронавируска бәйле чикләү чаралары узгач, шагыйрь Роберт Миңнуллин хөрмәтенә истәлек кичәсе узачагын әйтте. «Роберт Миңнуллин безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Көтелмәгән инфекция беткәч, без Мәдәният министрлыгы белән бергә истәлек кичәсе уздырырбыз», — диде ул Камал театры каршында барган искә алу чарасында.

Фәрит Мөхәммәтшин, коронавирус сәбәпле чикләү чаралары булуга карамастан, матәм чарасына килүчеләргә рәхмәт әйтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Хөкүмәте, Татарстан Дәүләт Советы исеменнән мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашты.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе шагыйрь Роберт Миңнуллинның озак еллар депутат булуын, аның нәтиҗәле эшләвен искә алды. «Бергә Дәүләт Советында эшләдек, аның чыгышларын хәтерлибез. Кешеләрне бик яратты, гадел, шат һәм яхшы күңелле булды», — диде ул.

«Кеше гомере гамәлләре белән бәяләнә. Роберт Миңнуллин җылы мөнәсәбәте, шигъри юллары белән кадерле булыр. Татар халкы аны беркайчан онытмас», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. 

Хушлашу чарасын Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов ачып җибәрде. Ул Роберт Миңнуллинның шагыйрь генә түгел, үзе язганча, «Нечкә күнелле сәясәтче» булуын искәртте.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X