Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роберт Миңнуллинның “Татар күңеле” дип аталган төрекчә шигырьләр китабы дөнья күрде

342 битлек китапта шагыйрьнең 223 шигыре урын алган.

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның шигырьләре төрекчә китап буларак дөнья күрде. Ул Төркиянең Элазыг шәһәрендәге “Манас” нәшриятында басылды. Әле берничә көн элек кенә типографиядән чыккан китап “Татар күңеле” дип атала. Аны татарчадан Элазыг университеты филология фәннәре докторы, профессор Эрҗан Алкая һәм аның шәкерте Гүзәл Шәмсиева тәрҗемә иткәннәр.

Эрҗан Алкая әлеге басманы татар халкының бөек шагыйре Роберт Миңнуллинга 70 яшь тулу уңаеннан аңа бүләк итеп әзерләгән. 342 битлек китапта шагыйрьнең төрле елларда дөнья күргән “Татарларым”, “Күңелләр нечкәргәндә”, “Кунакка килегез” басмаларыннан сайлап алынган 223 шигырьнең төрекчә тәрҗемәләре урын алган.

Эрҗан Алкая “Татар күңеле” китабын Төркиядә бастыруның төп максатын Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының халык шагыйре Роберт Миңнуллинны төрек халкына таныту, шул уңайдан аның әсәрләре аркылы татар халкын, татар гореф-гадәтләрен, татар дөньясын төрек укучыларына аңлатудан гыйбарәт булуын әйтте. Шигырьләрнең рифмаларын саклауга караганда, күбрәк эчтәлеген оригиналына туры китереп бирергә тырыштык, ди ул. Аеруча, Эрҗан Алкая, әсәрләрдә урын алган кайбер тарихи яки күренекле шәхесләр, яисә төрек укучысына аңлашылып бетми торган татарларга гына хас әйберләр турында искәртүләр, кыскача аңлатулар да биргәнлекләрен белдерде.

Төрек галиме бу китапның татар һәм төрек халыкларының күңел бердәмлеген аңлатуын, бу төр хезмәтләрнең төрки дөньяны куәтләндерүгә хезмәт итүен билгеләде. Ул Роберт Миңнуллин кебек рухият кешесе иҗаты белән танышуның төрек укучылары өчен горурлык булуын әйтте.

Фото: Рушания Алтай

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X