Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рогозин «Казан» техникасы белән «Восточный» төзелешенең фотоларын бастырды

Татарстан компаниясе космодром төзелешенең генераль подрядчысы итеп 2017 елның декабрендә Россия Хөкүмәте карары белән билгеләнгән.

«Роскосмос» башлыгы Дмитрий Рогозин «Восточный» космодромының икенче чираты төзелеше фотосурәтләрен Twitterында бастырды. Аларда Татарстаннан килгән йөк машиналары һәм махсус техника дәүләт номерлары ачык күренә.

«Восточный» космодромында төзелешнең икенче чираты кысаларында «Ангара» ракета йөртүчесенең старт комплексын төзү эшләре бара», - дип язды Дмитрий Рогозин. Рәсемнәрдә 16нчы төбәкнең дәүләт номерлары булган КАМАЗ автотехникасы төшерелгән.

«Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе «Восточный»ның икенче чираты төзелешенең генподрядчысы итеп 2017 елның декабрендә Россия Хөкүмәте боерыгы белән билгеләнде. Документ нигезендә, Татарстан компаниясе эш документациясен эшләү, төзелеш-монтаж эшләрен башкару, инженер җиһазларын тәэмин итү белән шөгыльләнә. Дәүләт контрактының бәясе 38,7 млрд сум тәшкил итә. Генподрядчы «Ангара» старт комплексын төзү буенча барлык эш күләмен 2022 елның 31 декабренә төгәлләргә тиеш.

Элегрәк Дмитрий Рогозин үзенең Twitterында «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе космодромга тимер юл платформаларында махсус техниканы китергәнне бастырган иде. «Татар-информ»га компаниянең матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, йөк машиналарының бер өлеше Амур өлкәсенә үз йөреше белән килгән.

Фото: twitter.com/Rogozin

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев