Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор: Коронавирус юкка чыкмый, инфекциядән сакланырга өйрәнергә кирәк

Шәхси һәм иҗтимагый профилактика чаралары иң мөһиме булып кала.

Коронавирус Татарстан халкы арасында яшиячәк, шуңа күрә безгә аннан сакланырга өйрәнергә кирәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

«Без барыбыз да яңа коронавирус инфекциясе беркая да юкка чыкмаячагын аңларга тиеш. Вирус безнең арада циркуляцияләнәчәк, һәм без аның янәшәсендә яшәргә һәм аннан сакланырга өйрәнергә тиеш», — диде Патяшина.

Бу шартларда шәхси һәм иҗтимагый профилактика чаралары иң мөһиме булып кала бирә. 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган татарстанлыларга элеккечә өйдә калырга киңәш итәләр.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимында гаилә әгъзалары, эшләгән очракта коллегалар белән аралашырга мөмкин. Хәзер кунакка бару яки кунакларны үзеңә чакыру өчен уңай вакыт түгел, диде Роспотребнадзорның ТР идарәсе башлыгы.

Татарстан хакимияте 12 майдан җәмәгать урыннарында — кибетләрдә, таксида, җәмәгать транспортында йөрү өчен өстәмә саклык чаралары кертә. Хәзер битлек яки респиратор гына түгел, теләсә нинди перчаткалар да кияргә кирәк. Җәмәгать урыннарында социаль дистанция элеккечә кала – ул 1,5 метрдан да ким булмаска тиеш.

Ул татарстанлылардан саклык чараларына җаваплы карауларын һәм аларны үтәмәүчеләргә бу хакта әйтүләрен сорады.

Әгәр кемдер бу кагыйдәләрне үтәргә теләмәсә, ул вакытта, азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар китерүгә заказ биреп, өйдә калырга мөмкин, диде Роспотребнадзорның ТР идарәсе башлыгы.

Фото: "Татар-информ" архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев