Роспотребнадзор маникюр салоннарына йөрүчеләр өчен үз тәкъдимнәрен бастырган
Идарә тармагы андый салонда эшләүчеләрнең гигиена кагыйдәләрен үтәүләренә игътибар итәргә кирәклеген искәртә. (Казан, 10 август, "Татар-информ"). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) популярлык артуны күздә тотып, маникюр һәм педикюр салоннарында булучылар өчен тәкъдимнәр исемлеге бастырып чыгарган. Бу хакта "Известия" хәбәр итә. Идарә тармагында гражданнарга санитар...
Идарә тармагы андый салонда эшләүчеләрнең гигиена кагыйдәләрен үтәүләренә игътибар итәргә кирәклеген искәртә.
(Казан, 10 август, "Татар-информ"). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) популярлык артуны күздә тотып, маникюр һәм педикюр салоннарында булучылар өчен тәкъдимнәр исемлеге бастырып чыгарган. Бу хакта "Известия" хәбәр итә.
Идарә тармагында гражданнарга санитар кагыйдәләрне истә тотарга киңәш итәләр. Гепатит, ВИЧ-инфекция, гөмбә авырулары һәм башка йогышлы авырулар таралудан саклану өчен оста эш кораллары һәм аяк-куллар өчен махсус савытлар тиешенчә дезинфицияләргә тиеш, диелә тәкъдимнәр исемлегендә.
Иң беренче чиратта бинаның һәм салондагы җиһазларның чисталыгына игътибар итәргә кирәк, дип ассызлыклы идарә белгечләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев