Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор җәмәгать урыннарында йөрмәскә киңәш итте

Анна Попова фикеренчә, Россиядә коронавирус таралуга бәйле вазгыять шактый киеренке.

Россия гражданнарына үзләрен сакларга һәм артык кирәк булмаганда җәмәгать урыннарында йөрүдән тыелып торырга куштылар. Әлеге киңәш илдә дәвам итә торган коронавирус эпидемиясе белән бәйле. Бу хакта Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова «Россия 1»телеканалы эфирында белдерде.

«Бүген үзеңне һәм якыннарыңны сакларга кирәк. Моның өчен бөтенләй кирәк булмаса, җәмәгать урыннарына чыгарга кирәкми», — дип ассызыклады РФ баш санитар табибы.

Попова сүзләренчә, Россиядә инфекция таралуга бәйле вазгыять шактый киеренке. Аның начараюы аңлашыла, әмма төбәкләрдә авырулар санының күпләп артуы юк, диде ул. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев