Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор мәктәпкә өйдән алып килгән ризыкка таләпләр турында аңлатма бирде

Гаммәви мәгълүмат чараларында Роспотребнадзорның мәктәпкә өйдән ризык алып килүне тыячагы турында мәгълүмат чыккан иде.

СанПиНның яңа редакциясенә белем бирү учреждениеләрендә балаларга өйдән алып килгән продуктлар кулланырга рөхсәт итми торган пункт кертелгән. Шул ук вакытта, ата-аналарның балага өстәмә ризык бирү яки рационны тулысынча алыштыру хокукы саклана. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Роспотребнадзорның матбугат хезмәт хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.

Моңа кадәр гаммәви мәгълүмат чараларында Роспотребнадзорның мәктәпкә өйдән ризык алып килүне тыячагы турында мәгълүмат дөнья күргән иде.

«СанПиНның яңа редакциясенә белем бирү учреждениеләрендә балаларга өйдән алып килгән продуктлар кулланырга рөхсәт итми торган пункт кертелгән. Биредә мәктәптә өйдән алып килгән продуктлардан ризык әзерләү турында сүз бара», - дип искәрттеләр ведомствода.

«Бу пункт ата-аналарның бала туклануы ысулын сайлауга кагылмый. Һичшиксез, алар балага өстәм ризык бирү яки аны тулсынча алыштыру хокукына ия. Документ бу очракларга кагылмый», — диләр Роспотребнадзорда.

«Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру һәм Балачак унъеллыгы чаралары планы буенча, ведомство «Балаларның туклануын оештыруга карата санитар-эпидемиологик таләпләр»не раслау турындагы карар проектын әзерләгән. Документта төрле учреждениеләрдә балалар туклануын оештыру мәсьәләләре беренче тапкыр бердәм форматта бирелгән.

Әлеге документ буенча фикер алышулар үткәреләчәк, дип искәрттеләр ведомствода.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X