Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор Татарстанда грипп буенча кайнар линия ача

Республика халкы сорауларын 22 гыйнвардан 5 февральгә кадәр бирә ала.

Грипп, шулай ук кискен тын юлы авырулары буенча сораулары булган Татарстан халкы кайнар линия аша Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсенә мөрәҗәгать итә ала.

Идарә тармагының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шалтыратулар 22 гыйнвардан 5 февральгә кадәр 9.00-17.00 сәгатьләрдә кабул ителә. Кайнар линия телефоннары – 238-52-11 һәм 238-96-84.

Белгечләр кызыксынучыларга саклану битлекләрен киеп йөрү, балаларны эпидемия көчле булган урыннарда авыру йоктырудан саклау ысуллары турында сөйләячәк, температура режимы турында киңәшләрен бирәчәк һәм башка шуның ише сорауларга җавап табарга булышачак.

Сүз уңаеннан, хәзергә Татарстанда авыру дәрәҗәсе эпидемия чиген узмаган, республикада грипп очрагы теркәлмәгән. 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X