Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор үз-үзеңне изоляцияләү чорында предприятиеләргә катгый таләпләр куя

Эш белән тәэмин итүчеләргә хезмәткәрләрнең тән температурасын контрольдә тотарга һәм битлек бирергә тиеш.

Үз-үзеңне изоляцияләү чорында эшли торган предприятиеләрдә санитария-дезинфекция режимын үтәү буенча катгый таләпләр куела. Бу турыда Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

«Һичшиксез, гадәти режимда эшләвен дәвам итә торган предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар, яисә система барлыкка китерүче предприятиеләр бар. Яңа коронавирус инфекциясе таралу очракларына юл куймас өчен, андый предприятиеләргә дә санитария-дезинфекция режимын үтәү буенча иң катгый таләпләр куябыз», — диде Марина Патяшина.

Шулай итеп, эш белән тәэмин итүчеләргә хезмәткәрләрнең тән температурасын эшкә килгәч һәм смена дәвамында 4 сәгать саен үлчәргә кирәк булачак. Хезмәткәрдә тын юллары авырулары билгеләре булган очракта табиб чакырырга һәм авыруны аерым бүлмәгә урнаштырырга кирәк. Аерым бүлмә һәр предприятиедә булырга тиеш.

Шулай ук Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе предприятиедә барлык персоналны битлек белән тәэмин итәргә, шулай ук кулларын дезинфекция чаралары белән юуларын контрольдә тотарга кушты. Көн саен бинаны җилләтергә кирәк, кондиционерлардан файдалану тыела. Ведомство хезмәткәрләренә 1,5 метр дистанцияне сакларга киңәш иттеләр, ә киңәшмә, консультация һәм җыелыш хәзер видеоконференцэлемтә режимында узачак.

«Эшчеләрне вахта ысулы белән предприятиегә йөртү каралган, транспорт эшкәртелергә тиеш», — дип өстәде Марина Патяшина. Моннан тыш, көн саен дымлы җыештыру үткәрергә, шулай ук һаваны һәм эш зоналарын махсус эремә белән зарарсызландырырга, бинада бактерицид нурландыргычлар урнаштырырга кирәк булачак.

«Бу күрсәтмәләрне барлык учреждениеләр мәҗбүри үтәргә тиеш, аның үтәлеше катгый контрольдә булачак», — дип тәмамлады сүзен Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X