Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россельхознадзор Төркиядән помидорлар кертергә рөхсәт итте

Россиягә помидорлар кертүне тыйганчыга кадәр Төркия безгә елына 360 мең тонна әлеге төр яшелчәне озаткан.

Россельхознадзор 1 майдан Россиягә Төркиядән помидорлар кертергә рөхсәт итте, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.

Помидорларны Россиягә ташыган вакытта дәүләт чиге аша үткәрү пунктларында Төркия Азык-төлек, авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек министрлыгы белән берлектә карантин фитосанитар контроле гамәлдә булачак.

Төркиядән помидорлар, башка төрле яшелчә һәм җиләк-җимеш кертү, Россия истребителе бәреп төшерелгәннән соң, 2016 елның 1 гыйнварыннан тыелган иде. Төркия рәсми төстә гафу үтенгәч, кайбер төр яшелчә һәм җиләк-җимешләргә чикләүләр акрынлап алынды. Озакка сузылган сөйләшүләрдән соң 2017 елның 1 ноябреннән Россиягә помидорлар яңадан кертелә башлады. Төркия җитештерүчеләре өчен 50 мең тонна күләмендә квота билгеләнде.

Россиягә помидорлар кертүне тыйганчыга кадәр Төркия безгә елына 360 мең тонна әлеге төр яшелчә озаткан.

Фото: https://pixabay.com | Couleur

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев