Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россельхознадзорда сөткә бәя арту турындагы хәбәрләргә аңлатма бирделәр

Россельхознадзорда белдерүләренчә, быелның 1 ноябреннән сөт һәм сөт продуктларына бәя артмаячак, киресенчә, инде 2020 елда ук продукциянең үзкыйммәте кимиячәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россельхознадзорның матбугат сәркатибе Юлия Меланога сылтама белән хәбәр итә.

«Терлекчелек продукциясен электрон ветеринар сертификатлаштыруга күчүнең соңгы этабын кертү сөт һәм сөт продуктларына бәя артуга йогынты ясамаячак. Өстәвенә, ведомствода инде киләсе елда ук продукциянең үзкыйммәте арзанаер дип көтәләр. Россельхознадзор аналитиклары проектны гамәлгә ашыру барышы белән танышкач шундый нәтиҗәгә килгән», – дип хәбәр итте Юлия Мелано.

«Әлеге тема тирәсендәге «истерия» бәяләрнең артуына бердәнбер сәбәп булырга мөмкин. Ул үз табышларын арттырырга теләгән җитештерүчеләргә сөт продукциясенә бәяне нигезсез арттыру өчен менә дигән сылтау булып тора», – дип өстәде ул.

Фото: pixabay.com

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев