Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы – республика аграрийлар өчен ышанычлы ярдәмче

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы 2007 елның 5 маенда Россия Федерациясе Хөкүмәтеның 566–р санлы карары нигезендә, Дәүләт орлыкчылык федераль дәүләт учреждениесе территориаль органы белән Үсемлекләрне саклау сатанциясенең кушылу юлы белән оеша. Бүгенге көндә филиалда 300 кеше хезмәт куя. Филиал составында 43 район бүлеге эшли.

 

Оешма заманча үсемлекчелекнең иң мөһим юнәлешләрен тәшкил иткән орлыкчылык һәм үсемлекләрне саклау өлкәсендә хезмәтләр күрсәтә. Оешу вакытыннан алып узган дәвер аралыгында филиал игелүче орлыкларның сорт һәм чәчелү анализын тәэмин итүгә, республика авыл хуҗалыгы культураларының фитосанитар торышы кузәтчелеген киңәйтүгә, үсемлекләрне саклауда биологик чараларны арттыруга, аналитика эшен җайга салуга иреште.

Заманча технологияләр үзләштерелә, күрсәтелүче хезмәтләр исемлеге баетыла, белгечләрнең кадрлар составы яңартыла – учреждение алга таба үсәргә һәм камилләшергә, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы йөкләмәләрен үтәргә әзер.

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы ел саен дәүләт йөкләмәсен 100 % үти.

Узып баручы елда филиал 2500дән артык оешмага хезмәт күрсәтте: аларның 618е үзләре орлык җитештерә, 1се  – фәнни-тикшеренү үзәге, 1се – үләннәр буенча орлык станциясе.

Орлыкчылык өлкәсендә филиал күрсәтүче хезмәтләрнең нәтиҗәсе булып авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан игелүче орлыклар сыйфатының тотрыклы үсүе тора, бу үз чиратында җитештерү чыгымнарын оптимальләштерүгә китерә.

Югары репродукцияле чәчүлекләр арту белән бәйле рәвештә, авыл хуҗалыгы культураларын теркәү һәм тикшереп кару өчен мәйданнар да артты:

1. 430,9 мең га сортлы чәүлек теркәлде, бу 2018 елдагыга караганда 3%ка артыграк.

2.  Тикшереп карау 73,8 мең гектарда уздырылды, бу былтыргыга караганда 11%ка артык.

3. 9,18 га мәйданда җимеш культураларын тикшереп карау эше уздырылды.

4.  Тәңгәл килү сертификатлары 2018 ел дәрәҗәсендә – 1153 данә тапшырылды.

2019 елда чәчү орлыкларының сыйфатларына былтыргы дәрәҗәдә үк – 47605 данә пробага анализ үткәрелде. Гомуми күләме 25,7 мең тоннаны тәшкил иткән 404 орлык пробасының туфрак сортының контроле тикшерелде, бу 8% брак орлыкны ачыклау мөмкинлеге бирде.

Ел саен «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы хезмәт күрсәтүче объектларда аттестация узган чүпләгечләрне тикшерә. 182 хуҗалыктан барлыгы 740 тикшерү пробасы сайланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, орлыкларның 3 партиясе башка категориясенә күчте.

Хәзерге вакытта «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы буенча сынау лабораториясе эшли. Биредә ел саен 7000гә якын анализ, шул исәптән агуланган орлык материалы сыйфатын ачыклауга 1000нән артык тикшерү үткәрелә.

Продукциянең куркынычсызлыгына барлыгы 2312дән артык анализ ясалды. Сынау беркетмәсе нигезендә, тәңгәллек турында декларацияләр тапшырылды.

Лаборатория яңа юнәлеш – органик җитештерү сертификаты тәңгәллеген алуга авыл хуҗалыгы җитештерүчесен тикшеренүнең әзерлек этабын башлап җибәрде.

Хуҗалык үтенече буенча, лаборатория хәзереге авыл хуҗалыгында актуаль мәсьәлә саналган туфракта пестицидларның таркалу динамикасын тикшерү эшен башкара.

Туфракның торышын белергә теләүчеләр өчен, лабораториядә җирнең микробиологик һәм уңдырышлылык күрсәткечләрен тикшерү, туфракның агрохимик уңдырышлылык күрсәткечләрен ((гумус) органик матдә барлыгын), макро һәм микроэлементларны, ачылык дәрәҗәсен ачыклау мөмкинлеге каралган.

Һәм, ниһаять, филиалда вирусларның, бактерияләрнең, бәрәңге гөмбәчегенең яшерен формаларын, ГМОны реаль вакыт режимында ачыклау мумкинлеге биргән ПЦР-диагностика да уздырыла.

РФндә ГМОлы орлыкларны чәчү тыелганлыктан, лаборатория ел саен генетик модифицияләнгән үсүче организмнар кузәтчелеген уздыра. Узып баручы елда тикшерү лабораториясе белгечләре тарафыннан 300 анализ ясалды.

Пестицидларның актив матдәләренә анализны лаборатория авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең соравы буенча уздыра. Быел шундый 54 анализлау башкарылды.

Филиал эшчәнлегенең төп юнәлешеләренең берсе – авыл хуҗалыгы корткычларына, авыруларга һәм чүп үләннәренә фитосанитар кузәтчелеге уздыру эше быел 14200 мең гектар мәйданда уздырылды.

Зарарлы организмнар белән көрәшкә юнәлтелгән чаралар – Россия бөртеген импортлаштыручы төп илләр өчен карантин әһәмиятенә ия үсемлекләрне саклау юнәлешендәге яңа өлкә.

Сосновский балтырганы таралу мәйданнары арту белән бәйле рәвештә, 2018 елда «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре һәм Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан 2018 елда ТР АПК ГИС системасында Сосновский балтырганының паспорты булдырылды. Филиал белгечләре бу паспортны тутыру буенча укулар узды. Һәр беркетелгән хезмәткәргә Сосновский балтырганы үскән мәйданнарны теркәү өчен шәхси кабинет булдырылды. Бу проект чүпләнү масштабларын бәяләү һәм Сосновский балтырганы белән массалы көрәш башлау мөмкинлеген бирә. Шул рәвеше, 2019 елда Сосновский балтырганы республиканың 28 районында ачыкланды, 1,3 мең гектар җир чүпләнгән.

Бөтен дөньяда пестицидлардан бушаган савытларны юк итү мәсьәләсе яши. Шунлыктан файдаланылган мондый савытлар белән эш итү буенча экологик белемнәрне киң даирәгә тарату эше аеруча үткен тора. Ел саен республикада 2000 тонна пестицид файдаланыла. 2019 елда «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы пестицидлардан бушаган савытларны җыю, илтү һәм юк итүдә экологик таләпләрне үтәүгә юнәлдерелгән масштаблы мәгълүматлаштыру кампаниясен башлап җибәрде. Безнең филиал мәгълүматлаштыруы ярдәмендә, пестицидлардан бушаган 25 тоннага якын канистр һәм 13 тонна биг-бег алып кителгән.

Хәзерге вакытта филиалда үсемлекләрне саклауга хезмәт итүче файдалы бөҗәкләр һәм биопрепаратлар җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче технология-аналитика лабораториясе эшли. Россия авыл хуҗалыгы үзәге – РФндәге мондый продуктлар җитештерүчеләрнең иң эреләренең берсе. Әйтергә кирәк, аларның кайберләре учреждениенең үзендә уйлап табылган уникаль эшләнмәләр һәм тәңгәллек билгесенә ия. Бүгенге көндә филиал 33 исемдәге препарат чыгара, алар исәбендә 2017 елда теркәлгән азык әзерләү өчен «БИОАГРО-1 универсаль силос әчеткече» микробиологик препараты, шулай ук 4 төрдәге файдалы бөҗәк: трихограмма, златоглазка, энкарзия и габробракон да бар.

Татарстан Республикасы филиалы тарафыннан 2019 елда үсемлекләрне саклаучы 179,6 тонна биологик чара, ачык туфрак өчен 1022,6 млн. зат энтомофаг җитештерелде.

Энтомофагларны һәм  азык әзерләү барган җирләрдә соралучы «БИОАГРО-1 универсаль силос әчеткечен» җитештерү эшен учреждение алга таба да үстерергә планлаштыра.

Филиал алдынгылыктан калышмыйча, бераз алдан барырга да тырыша. 2019 елда микроорганизмнарның 84 штаммы уникаль комплексын тәшкил итүче «Восток ЭМ-1» микроашламасы ЭМ-препаратларын җитештерү буенча цех эшләтеп җибәрелде. Татарстан Республикасының берничә районында әлеге микроашламаның нәтиҗәлелеген дәлилләүче тәҗрибәләр уздырылды.

Росия Федерациясе органик авыл хуҗалыгын алга таба үстерүне Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләнгән һәм 2020 елдан үз көченә керәчәк 280 санлы ФЗның бу юнәлештәге «Органик продукция һәм Россия Федерациясенең аерым канун актларына үзгәрешләр кертү турындагы» кануны билгеләячәк. Бүгенге көндә Россия Федерациясенең 15 регионында (Краснодар краенда, Белгород, Иваново, Калуга, Кострома, Мәскәү, Липецк һ.б. өлкәләрдә) хуҗалыклар органик җитештерү эшен башлап җибәрде, 11ндә инде планлаштырыла.

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы органик продукция җитештерүче аграрийлар белән хезмәттәшлеккә әзер, тиешле үзгәрешләр учреждение Уставына кертелде. 2018 елда Росия авыл хуҗалыгы үзәгенең ирекле сертификация системасына яңа юнәлеш: органик продукция җитештерүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен сертификацияләү, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы сайтында «пилот режимында» Россия Федерациясе органик хуҗалыклары Реестрын алып бару эшләре башланып китте.

«Россельхозцентр» ФДБУ FAO белән берлектә, кызыксынучы (Россия Авыл хуҗалыгы министрлагы ведомствосындагы) учреждениеләр өчен органик сәнәгатьне сертификацияләү буенча халыкара тренинг уздырылды, 30 эксперт әзерләнде.

280 нче федераль канунының 5 нче маддәсенең 2 нче пункты («Органик продукция җитештерү тәңгәллеген ирекле раслау органик продукция җитештерү өлкәсендәге аккредитация узган органнар тарафыннан сертификация буенча башкарыла») буенча,  Воронеж өлкәсе «Россельхозцентр» ФДБУсе илдә беренчеләрдән булып органик җитештерү сертификациясен уздыруга аккредитиция алды һәм аның үрнәгендә тагын берничә филиал әлеге документны алуга әзерләнә.

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы да бу юнәлештә актив эш алып бара, белгечләрне укыту башкарыла.

2014 елда «Казан» агросәнәгать үзәгендә «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының консультация үзәге эшли. Биредә шәхси хуҗалыклар өчен көн саен консультация алу һәм үзләрендә филиалда җитештерелүче биологик саклау чараларын гына түгел, ә орлык, бакча эш коралларын булдыру мөмкинлеге дә каралган.

Хезмәтләрне арттыру максатыннан, 2018 елда «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы базасында «Яшел түтәл» бакчачылар клубы эшләтеп җибәрелде. «Яшел түтәл» клубы – һәвәскәр бакчачыларның аралашу мәйданы. Биредә алар өчен корткычлар һәм авырулар белән көрәш буенча киңәшләр алу, яшелчә һәм җимеш культураларының яңа сортларын өйрәнү, үз тәҗрибәләре һәм казанышлары белән уртаклашу мөмкинлеге каралган.

Дәресләр бакча сезоны ябык вакытта (ноябрьдән мартка кадәр) ай саен уза һәм үз эченә лекцияләрне, гамәли дәресләрне ала. Бу проект республика халкы арасында зур кызыксыну уятты. 2019 елда клубка йөрүчеләр саны бермә-бер артты. Филиал клуб эшчәнлегенә кагылышлы күпсанлы уңай фикерләрләр килә.

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы кулланылышка үсемлекчелек өлкәсендәге яңа технологияләрне кертә.

Филиал белгечләре тарафыннан эшләнгән «АгроСемЭксперт» системасы барлык кызыксынган органнар өчен реаль вакыт режимында хуҗалыклардагы орлык фонды торышы турында мәгълүмат алу мөмкинлеген тудырды.

Шулай ук «Фитосанитар кузәтчелеге» мәгълүмат системасы да эшләнде. Аның ярдәмендә зарарлы объектлар турында геолокацион үлчәмләре күрсәтелгән цифрлы форматта белү һәм, вакытында саклау чараларын файдалану максатыннан, аграрийларга тиз арада корткычлар, авырулар һәм чүп үләннәре теркәлү фактлары турында  хәбәр итү дә каралган.

Моннан кала, филиал белгечләре, СМС хәбәр җибәрү юлы белән, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен зарарлы объетлар барлыкка килү турында сигналлы кисәтү дә җибәрә. Әлеге мәгълүматлаштыру ярдәмендә, хуҗалык җитәкчеләре һәм агрономнары басуларның торышы турында мәгълүмат ала һәм вакытында авыл хуҗалыгы чәчүлекләрендә зарарлы корткычларга каршы саклау чаралары уздыра һәм шул рәвешле уңышны саклап кала.

Шулай ук 2018 елдан WhatsApp төркемендә республика аграрийларына басуларда оператив ярдәм күрсәтү максаты белән оештырылган «РСЦ–консультант» эшли.

2017 елда яңа «Дистанцион уку системасы» порталы эшләнде. Әлеге ресурс филиал хезмәткәрләрен эш урыныннан аермыйча гына белемнәрен арттырырга ярдәм итүче төрле семинарлар, тренинглар, укулар, тестлар уздыру мөмкинлеген тудырды. Моннан кала, хезмәткәрләр порталда булган форумнан файдаланып үзара аралаша ала.

Заманча технолгияләр «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалына субъет аграрийларын мәгълүматлаштыруның яңа дәрәҗәсенә чыгу һәм үсемлекчелек буенча хезмәт күрсәтүне камилләштерү мөкинлеге бирәчәк.

Информационно-Технологический Отдел филиала ФГБУ "Россельхозцентр" по Республике Татарстан

Фото: twitter.com/soz_bio

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев