Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Россиядә тупланма һәм ашыгыч пенсия түләүләре артачак

Россиядә 1 августтан тупланма һәм ашыгыч пенсия түләүләре артты. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Тупланма пенсия 10,98 процентка, ә ашыгыч пенсия түләү 11,32 процентка күтәрелде.

Россия Социаль фондында аңлатуларынча, мондый индексация темплары узган ел пенсия тупланмаларын уңышлы инвестицияләгән идарәче компанияләрнең нәтиҗәле эше белән мөмкин булды. Нәтиҗәдә индексация узган елгы дәрәҗәдән артып китте: ул вакытта тупланма пенсияләр – 7 процентка, ә ашыгыч түләүләр 6,92 процентка артты.

Яңадан исәпләүләр автомат рәвештә башкарыла, гаризалар бирү кирәкми. Хәзерге вакытта тупланма пенсиянең уртача күләме аена якынча 1,4 мең сум тәшкил итә, ә ашыгыч түләү – якынча 2,6 мең сум.

Шулай ук Россия Социаль фондында 2024 елда билгеләнгән пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләүгә өстәмә сумма исәпләүне дәвам итәчәкләрен дә әйттеләр.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-tuplanma-ham-asygyc-pensiya-tulaulare-avgustta-artacak-5908577

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев