Россия аэропортларында кунакханәләр булачак
Яңалыклар

Россия аэропортларында кунакханәләр булачак

Яңа карар аэропортларда бизнесны үстерү мөмкинлеге бирәчәк.

Россия аэропортлары территориясендә транзит һәм тоткарланган рейслар пассажирлары өчен кунакханәләр барлыкка киләчәк. Бу карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады. Документ Хөкүмәт сайтында дөнья күрде.

“Бу карар Россия аэропортларында кунакханәләр урнаштыру мөмкинлеге бирә”, - диелгән документта.

Яңа карар аэропортларда бизнесны үстерү мөмкинлеге бирер, дип көтелә.

Фото: Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев