Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия җанатары, уйлап эш итмәгән өчен, Германия журналистыннан гафу үтенгән

Россия җанатары туры эфир вакытында Германиянең DW яңалыклар каналы журналисты Жюльет Гонсалесны яңагыннан үпкән.

Россия җанатары туры эфир вакытында Германиянең DW яңалыклар каналы журналисты Жюльет Гонсалесны үпкән өчен, аннан гафу үтенгән.

«Мин алдын-артын уйлап тормыйча эш иттем һәм бу гамәлем сезне уңайсыз хәлдә калдырыр дип уйламадым», - дигән ул.

Жюльет Гонсалес Теран Мәскәүдә туры эфирда мундиаль турында сөйләгәндә, Россия җанатары, йөгереп килеп, аны яңагыннан үбеп алган.

Кичә ул, каналның Мәскәүдәге хәбәрчеләр пунктына килеп, журналисттан  скайп аша гафу үтенгән.

14 июльдә булган әлеге хәл гаммәви мәгълүмат чараларында зур шау-шу тудырган. Жюльет Гонсалес Теран һәм аның хезмәттәшләре ир-атның бу гамәлен сексуаль бәйләнү буларак кабул иткән. 

Фото: кадр из видео

<https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев