Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Россия авыл хуҗалыгы үзәге Татарстанда куркыныч корткычларның активлашуы турында кисәтә

    Җимеш агачларында һәм куакларында бет.

    “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының үсемлекләрне яклау бүлеге хәбәр итүенчә, агымдагы елның һава шартлары җимеш агачларында һәм куакларында бетләр үрчүгә һәм аларның активлашуына ярдәм итә.

    Болар - күмәкләшеп яши һәм үсемлекләрнең сүлен эчә торган ябышкак вак бөҗәкләр.

    Еш кына бетләр үсемлекләрнең күзәнәк сүле аксымга бай булган яшь ботакларына оялыйлар һәм аларны зарарлыйлар. Чәчәк бөреләрен, чәчәкләрне, яшь үрентеләрне, җимешләрне һәм тармырларны зарарлап, алар җимеш агачларының көчен киметәләр, аларны үсүдән туктаталар, аларның уңдырышлылыгы һәм салкынга чыдамлыгы кими. Нык зыян күргән үсемлекләр вакытыннан алда һәлак була. Үсемлекләрнең сүлен суырып, бетләр үтә күренмәле, татлы, ябыштыра торган сыеклык (падевый мед) рәвешендәге экскрементлар бүлеп чыгаралар. Татлы сыеклык яфракларда, җимешләрдә кара кунык хасил итүче корымсыман гөмбәләр өчен субстратка әверелә. Зарарланган яфракларның пластик матдәләр ассимиляциясе кискен кими, аларның сулыш алу һәм транспирация процесслары начарлана. Моннан тыш, бетләр бүлеп чыгара торган татлы сыекчаны кырмыскалар да бик ярата. Татлы азык запасларын арттыру өчен кырмыскалар аны башка үсемлекләргә күчерәләр. Башка тигезканатлылар отряды бөҗәкләреннән аермалы буларак, агач бетләре кыска вакыт эчендә популяция тыгызлыгын арттырырга сәләтле, шуңа күрә культуралы үсемлекләрнең көчле зарарлануын булдырмас өчен корткычларның үрчүен контрольдә тотарга кирәк.

    Төрле төрдәге бетләр үрчү өчен оптималь шартлар - һава температурасының даими рәвештә +10°Стан югары торуы, тәүлекнең төрле вакытында температурада кискен төшүләр булмау һәм атмосфера явым-төшемнәренең уртача булуы.

    Корткычларның күпләп таралуын кисәтү өчен җимеш агачларына һәм куакларына мониторинг үткәрергә тәкъдим итәбез.

    Көрәш чаралары:

    1. Чүп үләннәрне утау, бигрәк тә йогыртны (подмаренникны), лебеданы бетерү;

    2. Су сипкәннән соң яисә яңгырдан соң куакларга тәмәке-көл катнашмасын сибү;

    3. Кырмыскаларны бетерү;

    4. Суган кабыгы, тузганак, әче борыч, нарат ылыслары, канлы үлән (чистотел) кайнатмаларын һ. б. сиптерү;

    5. Энтомофаг – златоглазка препаратларын куллану;

    6. Битоксибациллин, Бацикол, Фитоверм, Антитлин биопрепаратлары; Актара, Кинмикс, Фуфанон-Нова һәм башка химик препаратлар белән сиптерү.

    Эшкәртүләрне башкарганда куллану регламентын, шәхси гигиена һәм куркынычсызлык техникасын катгый үтәү таләп ителә. Пестицидлар куллануны СанПиН 1.2.2584-10 гигиена таләпләренең 2.19 пункты нигезендә башкарырга кирәк.

    Үсемлекләрне яклау өлкәсендә тикшеренүләр, эшкәртүләр, консультацияләр үткәрү мәсьәләләре буенча “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалына мөрәҗәгать итегез. Телефон: 8 (843) 277-88-80.

    Фото: rshc.tatarstan.ru

    Чыганак: rshc.tatarstan.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: