Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Финанс министрлыгы 2019 елда бюджет чыгымнарын киметергә ниятли

Сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм спортка, шулай ук мәдәният һәм кинематографиягә чыгымнарның азаю фаразлана.

Финанс министрлыгы 2019 елда сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм спортка чыгымнарны киметергә ниятли. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Төп бюджет сәясәте юнәлешләре проектына сылтама ясап хәбәр итә.

Әйтик, торак-коммуналь хуҗалыгына чыгымнар кимиячәк. 2018 елда әлеге тармакка бюджеттан – 147,6 миллиард, 2019 елда – 127,9 миллиард, 2020 елда – 122,1 миллиард, 2021 елда нибары 103,9 миллиард сум бүлеп бирү күздә тотыла.

Финанс министрлыгы шулай ук мәдәният һәм кинематографиягә чыгымнарның азаюын фаразлый. 2018 елда аңа – 103,2 миллиард, 2019 елда – 98,3 миллиард, 2020 елда – 91,4 миллиард, 2021 елда 88,5 миллиард сум бүленәчәк.

  • Моңа кадәр Татарстан Дәүләт Советы республикада социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау, юлларның инженер структурасы, социаль әһәмияткә ия мәдәни һәм спорт чаралары үткәрү, белем бирү оешмаларында ике айдан алып өч яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә урыннар булдыру кебек юнәлешләргә бюджетның чыгымнар өлешен арттырырга ниятләүләре хакында хәбәр иткән иде.

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев