Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Генераль прокуроры Юрий Чайка вазифасыннан китә

Бу вазифага Россия Тикшерү комитеты рәисенең урынбасары Игорь Краснов тәкъдим ителде.

Россия Генераль прокуроры Юрий Чайка постыннан китә. Бу турыда РИА Новости Кремль матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

Юрий Чайка «башка эшкә күчү сәбәпле», вазифасыннан китә.

Россия Президенты Владимир Путин Федерация Советына яңа кандидатураны карарга тәкъдим итте. Ул — Россия Тикшерү комитеты рәисенең урынбасары Игорь Краснов.

Юрий Чайка Россия Генераль прокуратурасы белән 2006 елның җәеннән идарә итә. Аңа кадәр ул 1999-2006 елларда Россия юстиция министры булып эшләде.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев