Россия халкының 73 проценты футболга карата бөтенләй битараф
Күптән түгел Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү буенча илкүләм үзәк уздырган сораштыру нәтиҗәсе әнә шундый. Әлегә кадәр бу спорт төренә карата мондый мөнәсәбәт күзәтелгәне булмаган. Аның каравы, халык Россия җыелма командасының баш тренерына битараф түгел: респондентларның 53 проценты итальян Капеллоның китүен таләп итә. Әле бер ел элек кенә халыкның 48 проценты футбол...
Күптән түгел Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү буенча илкүләм үзәк уздырган сораштыру нәтиҗәсе әнә шундый.
Әлегә кадәр бу спорт төренә карата мондый мөнәсәбәт күзәтелгәне булмаган. Аның каравы, халык Россия җыелма командасының баш тренерына битараф түгел: респондентларның 53 проценты итальян Капеллоның китүен таләп итә.
Әле бер ел элек кенә халыкның 48 проценты футбол ярышларын күзәтеп баруын әйткән булса, быел андыйлар ике тапкыр диярлек кимегән. Сораштыруда катнашучыларның 19 проценты футбол матчларын ара-тирә генә караштыргалый икән. Халыктан Россия җыелма командасы баш тренеры Фабио Капелло турында да сорашканнар. Җавап бирүчеләрнең 53 проценты итальян остазның китүен таләп итә, ә 19 проценты, калсын, дигән фикердә.
Халык фикеренә ышансаң, Россиядә иң популяр футбол клублары булып "Зенит", "Спартак" һәм ЦСКА санала икән. Гаҗәп түгел, беренчесе һәм өченчесе - соңгы елларда Россиядә иң күп җиңү яулаган командалар рәтендә.
Икенчесе исә 1990 нчы елларда илнең алыштыргысыз чемпионы иде. Ә менә иң танылган уенчылар исемлеге гаҗәпләндерү генә түгел, уйландыра да.
Андыйлар арасына Игорь Акинфеев, Андрей Аршавин һәм Александр Кержаков кергән. Акинфеевны нигә сайлаганнары аңлашыла. Ул - Россия җыелма командасының алыштыргысыз капкачысы. Ә менә Аршавин белән Кержаков соңгы вакытта уеннары белән түгел, күбрәк гаиләләрендәге низаг, бизнесларындагы уңышсызлыклары белән истә калды. Әмма сораштыру нәтиҗәсен башкача да аңлатырга мөмкин. Димәк, соңгы елларда Россиядә телгә алырлык башка яңа уенчылар пәйда булмаган. Илкүләм үзәкнең җитәкчесе Константин Абрамов та әнә шундый фикердә. "Миңа калса, аек акыллы кешеләрнең барысы да шулай уйлый, - ди ул. - Халык футболга бәяне Россия җыелма командасының чыгышына карап бирә. Соңгы вакытта команда уңышлы чыгыш ясамый. Нәтиҗә юк икән, популярлык та кими. Ә соңгы ун елда футбол белән кызыксыну арта барды. Бу саннар барысы да футболда ниндидер кризис барлыгын раслый". Моның шулай икәнен Россиянең спорт министры Виталий Мутко да кире какмый. "Соңгы 7-8 елдагы вакыйгалар, низаглар аркасында әнә шундый хәл килеп чыкты. Футбол кызыклы матур спорт төре булырга тиеш", - ди Мутко.
("Ватаным Татарстан", /№ 98, 08.07.2015/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев