Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия җиңел автомобильләр базары үсеш алган

Сату күләме буенча беренче урынны «АвтоВАЗ» компаниясе били, икенче урында Kia

 Россиядә 2017 елның гыйварыннан ноябрьгә кадәр яңа җиңел автомобильләр, 2016 елның шул чоры белән чагыштырганда, 11,7 процентка күбрәк сатылган. Бу хакта “Известия” яза.

Европа бизнес ассоциациясе экспертлары мәгълүматларына караганда, 2017 елның ноябрендә россиялеләр, узган елның шул ае белән чагыштырганда, 15 процентка күбрәк авто сатып алган.

Ноябрьдә дилерлар Россиядә 152 меңнән артык җиңел һәм җиңел коммерция автомобиле саткан. Бу айда сату күләме буенча беренче урынны «АвтоВАЗ» компаниясе били, икенче урында Kia.

Рейтингта өченче урынга Hyundai, дүртенчегә Renault чыккан, лидерлар бишлеген Volkswagen тәмамлый, дип хәбәр итә «Автостат» аналитика агентлыгы.


http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев