Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия ислам университеты егерме еллыгын бәйрәм итә

Бу көннәрдә Казанда Россия ислам институтының 20 еллыгына багышланган чаралар уздырыла. Әйтик, юбилей уңаеннан, 6 декабрьдә Татарстан башкаласында Ислам мәгарифе советында катнашучылар – илнең әйдәп баручы мөселман вузлары җитәкчеләре җыелачак. Утырышны советның рәисе – ТР мөфтие урынбасары, РИИ һәм БИА ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин алып барачак.

Шулай ук 6-7 декабрь көннәрендә РИИда Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча XI Бөтенроссия олимпиадасы оештырыла. Анда Татарстан, Башкорстан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабардин-Балкар, Мордовия, Карачай-Черкес Республикалары, Мәскәү, Түбән Новгород өлкәләре, Россиянең башка төбәкләре мөселман белем бирү оешмалары студентлары катнашачак. Алар «Ислам хокукы», «Ислам дисциплиналары» һәм «Гарәп теле» номинацияләрендә көч сынышачак. Катнашучылар язма һәм телдән тест биремнәрен үтәргә, гарәп теле буенча сөйләм күнекмәләрен, шулай ук Коръәнне дөрес һәм аһәңле итеп укый белү сәләтләрен күрсәтергә тиеш була.  Олимпиадага йомгак ясау, призерларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 7 декабрь сәгать 10га билгеләнгән.

6 декабрьдә 14.00дә РИИның актлар залында студентларның X Мөселман халыклары мәдәнияте һәм һәвәскәр кино фестивале башлана. Аны РИИның Филология һәм чит илләрне өйрәнү кафедрасы оештыра. Фестивальгә нәтиҗә кич 17.45тә ясала.

Моннан тыш, 5 декабрьдә Болгар ислам академиясендә узачак мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең VI Халыкара форумы да РИИның 20 еллыгына багышлана. Форумга мәчет каршындагы курсларда белем бирүче ике йөзгә якын мөгаллим җыелып, мөселман мәгарифенең башлангыч сегменты турында фикер алышачак. Лекторлар сыйфатында мөселман уку йортлары җитәкчеләре һәм мөгаллимнәре, имамнар чыгыш ясар дип көтелә.

Фото: http://dumrt.ru
http://dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев