Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия халкы метеор агымының активлыгын күзәтә алачак

Исәпләүләр буенча, күк күренеше 30 минут дәвам итәчәк һәм төннең икенче яртысында булачак.

Пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә Альфа-Моноцеротида метеор агымының активлыгы артуы күзәтеләчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. 

Астроном Александр Якушечкин билгеләп үткәнчә, гадәттә әлеге метеор агымы актив түгел, әмма 22 ноябрьдә 7.50 сәгатьтә күрсәткечләр кискен артырга мөмкин. Аның сүзләренә караганда, кабыну 30 минут чамасы дәвам итәчәк, әмма башлангыч мәгълүматларның билгесезлеге аркасында, күк күренеше алдан, төннең икенче яртысында күзәтү яхшырак.

Якушечкин аңлатуынча, ул метеорлар буенча белгечләр Питер Дженискенс һәм Эско Лийтинен тикшеренүләренә нигезләнә.

Фото: hour24.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев