Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Хезмәт министрлыгы май бәйрәмнәрендәге озын яллар турында искә төшерә

Рроссиялеләр биш көн ял итәчәк - беренче майдан бишенче майга кадәр.

Май аенда россиялеләрне озын каникуллар көтә. Агымдагы елда иң кыска эш атнасы нибары ике көн - дүшәмбе һәм сишәмбе 29 һәм 30 апрельдә дәвам итәчәк. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

30 апрель - тулы эш көне түгел, ә кыскартылган көн икәнлеге турында искә төшерделәр министрлыкта. Әгәр кеше биш көнлек эш көнендә хезмәт куя икән, бу көнне ул өйгә бер сәгатькә иртәрәк китәргә хокуклы.

Алга таба россиялеләр биш көн ял итәчәк - беренче майдан бишенче майга кадәр. Аннары өч эш көне, шуларның берсе, 8 майда кыскартылачак һәм дүрт көндә - 9-12 май көннәрендә янә "каникуллар" булачак.

Ә бер айдан соң россиялеләр тагын 12 июньдә Россия көне уңаеннан өстәмә көн ял итәчәк. Ул чәршәмбе көнгә туры килә.

Фото: https://pixabay.com | congerdesign

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев