Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия хоккейчылары Карьяла кубогында икенче булды

Команда данын "Ак Барс" клубының ике хоккейчысы да яклады.

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). 8-12 ноябрьдә Еврохоккей турының Финляндиядәге этабы – Карьяла кубогы уеннары уздырылды. Россия хокей җыелмасы турнирда икенче урында калды.

Турнирны Финляндия җыелмасына оттырудан (2:3) башлаган Россия хоккейчылары, соңгы ике матчта Швейцария (6:2) һәм Чехия (5:2) командаларын отты. Команда данын “Ак Барс” клубының ике хоккейчысы – һөҗүмче Владимир Ткачев белән сакчы Василий Токранов та яклады. Владимир Ткачев 3 уенда бер алка кертте.

Хельсинкидагы турнирда Финляндия, Чехия, Швеция һәм Россия җыелмаларыннан тыш, Швейцария белән Канада хоккей командалары да катнашты.

Турнирның җиңүчесе булып, 2014 елдан соң беренче тапкыр, Финляндия җыелмасы танылды. Россия – икенче, Швеция – өченче, Канада – дүртенче, Чехия – бишенче, бер очко да җыя алмаган Швейцария командасы алтынчы урында.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев