Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия-Хорватия матчы алдыннан, Сочида көчле тропик яңгыр яуган

Кичә Сочида айлык явым-төшем нормасының 1/3 өлеше яуган.

Кичә, 6 июльдә, Сочида айлык явым-төшем нормасының 1/3 өлеше яуган. Бу хакта мэрия матбугат хезмәтенә сылтама белән “Известия” яза.

  • Бүген Сочида “Фишт” стадионында Дөнья чемпионаты чирек финалының Россия һәм Хорватия җыелма командалары арасында матчы узачак. Уен 21.00 сәгатьтә башлана.

“Шәһәр үзәге белән Адлер тирәсендә көчле тропик яңгыр коеп яуды. Адлер тирәсендә федераль трассаны су баскан, Гастелло урамы тирәсен дә су басуы турында мәгълүмат бар”, - дигәннәр шәһәр хакимиятендә.

Сочида июль аенда явым-төшем нормасы 103 мм тәшкил итә. Метеостанция бу норманың яртысыннан артыгы - 55 мм явуын теркәгән.

Уен башлану вакытына кадәр шәһәрдә температура 23 градуска кадәр төшәр дип фаразлана. Матч вакытында дымлылык 75 —80 процент тәшкил итәчәк. Уенны үткәрүдә һава торышы  комачауламас дип көтелә.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев