Россия көнендә казанлылар "Казан" гаилә үзәге мәйданына концертка чакырыла
Яңалыклар

Россия көнендә казанлылар "Казан" гаилә үзәге мәйданына концертка чакырыла

Мәйдан 12 июньдә 12.00 сәгатьтә иҗат коллективлары һәм рок-төркемнәр чыгышы белән ачылачак.

12 июньдә “Казан” Гаилә үзәге янында Россия көненә багышланган зур бәйрәм концерты узачак. Мәйдан 12.00 сәгатьтә иҗат коллективлары һәм рок-группалар чыгышы белән ачылачак.

Россия көнендә казанлылар өчен беренче булып "Большой куш» һәм «Сильфред-СREW» популяр рок-группалары чыгыш ясаячак. Концертта шулай ук күп кенә җирле вокал һәм хореографик ансамбльләр дә катнашачак.

Гаилә үзәге янында көн дәвамында балалар һәм олылар өчен конкурслар, спорт ярышлары һәм мастер-класслар белән интерактив мәйданчыклар эшләячәк. Бәйрәм 18:00 сәгатьтә тәмамлана. 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов


Нет комментариев