Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия космонавтика легендасының кызы туган көнен билгеләп үтте

Бүген танылган совет галиме, ракета-космик системалар конструкторы Сергей Королевның кызы Наталия Сергеевага 84 яшь тулды.

Бүген танылган совет галиме, ракета-космик системалар конструкторы Сергей Королевның кызы Наталия Сергеевага 84 яшь тулды. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин Наталия Сергееваны туган көне һәм якынлашып килүче Космонавтика көне белән котлады.

Ул Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиле исеменнән котлау сүзләрен җиткерде. Иртән Казанда командировкада булган Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Кәлимулла улы Әхмәтшин Наталия Королеваны телефон аша шәхсән котлады.

Исегезгә төшерәбез, Бөек Ватан сугышы елларында Сергей Королев Казанда эшләде. Галим эшенең бу чоры реактив авиация булдыру юлында мөһим этап булды.

2007 елда С.П.Королевның тууына 100 ел тулу уңаеннан Казанда мемориаль такта ачылды. Горельеф Казан мотор төзелеше җитештерү берләшмәсендә урнаштырылган, анда 1942 елдан алып 1945 елга кадәр Сергей Королев эшләгән.

Совет галиме Наталия Сергеевна Королева - СССРның Дәүләт премиясе, Н.И.Пирогов исемендәге премия лауреаты, 200дән артык фәнни эш авторы. 1958 елда И.М.Сеченов исемендәге беренче Мәскәү медицина институтын кызыл диплом белән тәмамлый.

1960 елда А.В.Вишневский исемендәге институтта клиник ординатураны тәмамлый. С.П.Боткин исемендәге Мәскәү шәһәр клиник хастаханәсенең хирургия клиникасының ординаторы булып эшләгән, аннары - СССР Сәламәтлек саклау министрлыгының клиник һәм эксперименталь хирургия фәнни-тикшеренү институты фәнни хезмәткәре.

Фото: http://tatmsk.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев