Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Мәдәният министрлыгы барлык мәдәният оешмаларына алкогольне кайтарырга тәкъдим итте

Хәзер спиртлы эчемлекләр концерт заллары, парклар һәм театр кебек мәдәният учреждениеләрендә генә сатыла.

Россия Мәдәният министрлыгы барлык мәдәният оешмаларына алкогольне янә кайтарырга тәкъдим итте. Шул хактагы закон проекты норматив хокукый актлар проектлары федераль порталына урнаштырылган.

Хәзер спиртлы эчемлекләр концерт заллары, парклар һәм театр кебек мәдәният учреждениеләрендә генә сатыла. Бу чикләү 2016 елда гамәлгә кертелде. Профильле ведомство бу чикләү мәдәният оешмаларына килүчеләрнең һәм мәдәният оешмасының хокукын кысу дип саный.

Министрлык «Этил спирты, алкоголь һәм составына спирт булган продукцияне җитештерүне һәм әйләнешен дәүләт көйләве һәм алкоголь продукцисен куллануны чикләү турындагы» федераль законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә.

Яңа төзәтмәләр кертелгән очракта мәдәният учреждениесе территориясендә оешма алкогольне үзе дә сата ала, ә сыра һәм сыра эчемлекләрен эшмәкәрләр дә сата алачак.

Узган ел Третьяков галереясында исерек ир-ат Илья Репинның «Иван Грозный и сын его Иван» картинасына зыян салды. Шуннан соң Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко вандаллык очракларын булдырмау өчен мәдәният учреждениеләрендә алкоголь сатуны тулысынча тыярга тәкъдим иткән иде, дип искәртә РИА Новости.

Фото: https://pixabay.com | Free-Photos

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев