Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Россия почтасы" супермаркетларда 50 бүлекчә ачачак

Мондый мини-офислар илнең башкаласында гына түгел, Мәскәү өлкәсендә дә барлыкка киләчәк. (Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). "Россия почтасы" 2017 ел азагына кадәр "Пятерочка" супермаркетлар челтәрендә 50 бүлекчә ачачак. Бу хакта компаниянең генераль директоры Николай Подгузов "Известия" газетасына җиткергән. Подгузов сүзләренә караганда, мини-почта элемтәсе бүлекчәләре эксперимент кысаларында ачылачак. Моннан тыш, компания товарлар...

Мондый мини-офислар илнең башкаласында гына түгел, Мәскәү өлкәсендә дә барлыкка киләчәк.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). "Россия почтасы" 2017 ел азагына кадәр "Пятерочка" супермаркетлар челтәрендә 50 бүлекчә ачачак. Бу хакта компаниянең генераль директоры Николай Подгузов "Известия" газетасына җиткергән.

Подгузов сүзләренә караганда, мини-почта элемтәсе бүлекчәләре эксперимент кысаларында ачылачак. Моннан тыш, компания товарлар һәм ритейлерны (ваклап сату оешмасы) үз бүлекчәләрендә урнаштыру вариантын карый.

Компаниянең посылка бизнесы һәм экспресс-доставка башлыгы урынбасары Сергей Малышев, үз чиратында, мондый бүлекчәләр бу хезмәткә сорау күп булган районнарда урнаштырылачак, дип аңлаткан. Хәзерге вакытта Мәскәүдә мондый өч бүлек бар. Ул шулай ук "Россия Почтасы" мини-офислары илнең башкаласында гына түгел, Мәскәү өлкәсендә дә барлыкка киләчәк.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев