Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Россия почтасы"ның Татарстандагы иң яхшы автотранспорт йөртүчесе ачыкланды

Казанда узган һөнәри осталык бәйгесендә җиңүче булып Түбән Кама почта хезмәткәре Рәмис Гыйзәтуллин танылды. (Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан почта хезмәткәрләре республика почта автотранспортының иң яхшы йөртүчесен ачыклаган. Казанда узган һөнәри осталык бәйгесендә җиңүче булып Түбән Кама почта хезмәткәре Рәмис Гыйзәтуллин табылган. "Татарстан почтасы" автоколоннасы хезмәткәрләре Рәдиф Мөхәмәтшин һәм Балтачтан...

Казанда узган һөнәри осталык бәйгесендә җиңүче булып Түбән Кама почта хезмәткәре Рәмис Гыйзәтуллин танылды.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан почта хезмәткәрләре республика почта автотранспортының иң яхшы йөртүчесен ачыклаган. Казанда узган һөнәри осталык бәйгесендә җиңүче булып Түбән Кама почта хезмәткәре Рәмис Гыйзәтуллин табылган.

"Татарстан почтасы" автоколоннасы хезмәткәрләре Рәдиф Мөхәмәтшин һәм Балтачтан Нияз Муллагалиев - көмеш һәм бронза призерлар.
Мактаулы исем өчен көрәштә 20 кандидат катнашкан.

Бәйгенең жюри рәисе - "Татарстан почтасы" оешмасы директоры урынбасары Ленара Әхмәтова катнашучыларның гамәли күнекмәләрен югары бәяли.
Барлык катнашучылар диплом һәм истәлекле бүләкләргә лаек булган. Җиңүче Татарстан филиалы данын Самарада узачак бәйгедә яклаячак.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев