Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия сыйфат контроле иң яхшы әфлисун согын ачыклаган

Белгечләр әфлисун согының берничә популяр маркасын тикшергән.

Россия сыйфат контроле коммерцияле булмаган оешмасы белгечләре иң яхшы әфлисун согын ачыклаган. Нәтиҗәләр оешманың рәсми сайтында чыкты.

Экспертизада җиде бренд катнашкан. Аларның дүртесе тестны уза алган һәм сатып алырга тәкъдим ителә. Шул ук вакытта барлык маркалар да куркынычсызлык буенча таләпләрне узган, экспертларда бары аларның составы буенча сораулар туган.

Россия сыйфат контроле коммерцияле булмаган оешмасы белгечләре компонентлар составы әфлисун һәм аларны эшкәрткән продуктлар составы белән туры килгән "Я”, Santal, “Просто азбука”, NOYAN маркалары булган.

Җитештерүчеләр “Сады Придонья” составында бары концентрацияләнгән әфлисун согы дип күрсәткән булса да, белгечләр сокта нектар булуын ачыклаган.

Оешма “О`кей” маркасы үрнәгендәге “Четыре сезона”ны бөтенләй әфлисун согы дип атарга мөмкин булмавын, чөнки аның компонентлар составы әфлисун һәм аларны эшкәрткән продуктлар составы белән туры килмәвен хәбәр итә.

Фото: https://pixabay.com | JESHOOTScom

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X