Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия туристлары өчен Төркиягә чикне ачу көне билгеле булды

Башта сәламәтләндерү ялы гына мөмкин булачак.

20 майда Төркия чит ил туристлары, шул исәптән Россиядә яшәүчеләр өчен чикләрне ача. Бу турыда Россия туроператорлары ассоциациясенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Ил чикләре 31 дәүләт гражданнары өчен ачылачак, шул исәптән Грузия, Азәрбайҗан, Украина, шулай ук Европаның һәм Якын Көнчыгышның кайбер илләре. Шул ук вакытта, башта сәламәтләндерү ялы гына мөмкин булачак, дип ачыклык кертелгән.

Төркия хакимияте дәваланырга килүче чит ил кешеләрен кабул итү буенча коронавируска каршы чараларны сынап карарга ниятли. Ил гражданнарны кабул итәргә әзер булган дәвалау юнәлешләре арасында ортопедия, онкология, травматология, балалар хирургиясе, кардиология, нейрохирургия, интенсив терапия һәм башкалар бар.

Әлегә чит ил кешеләре Төркиягә Истанбул һәм Әнкара аэропортлары аша гына керә ала, ә һәр пациентны ике кеше озата барырга мөмкин. Шул ук вакытта алар барысы да чиктә коронавирус булмау турында белешмә күрсәтергә яки түләүле тест узарга тиеш.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев