Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия туристлары Мисырга очуны туктатмаганнар

Әлеге сәфәр ике тапкыр кыйммәтрәк булса да, Россия туристлары Мисырга Минск аша оча башлаган. "КоммерсантЪ" хәбәр итүенчә, әлеге вәзгыять Белоруссиянең туризм базарын 17 млрд сумга баетырга мөмкин. "Онлайнтур" вәкиле әйтүенчә, Минск аша Хургадага 10 көнлек сәфәр кимендә - 80 мең, ә Шарм-эль-Шейхка - 90 мең сумга төшә икән. Бу, элек...

Әлеге сәфәр ике тапкыр кыйммәтрәк булса да, Россия туристлары Мисырга Минск аша оча башлаган. "КоммерсантЪ" хәбәр итүенчә, әлеге вәзгыять Белоруссиянең туризм базарын 17 млрд сумга баетырга мөмкин.

"Онлайнтур" вәкиле әйтүенчә, Минск аша Хургадага 10 көнлек сәфәр кимендә - 80 мең, ә Шарм-эль-Шейхка - 90 мең сумга төшә икән. Бу, элек - әле рөхсәт булган вакытта, Мәскәүдән очуга караганда ике тапкырга кыйммәтрәк, дигән сүз.

Исегезгә төшерәбез, Россия туристларын Мисырдан кайтарту тәмамланды. Кичә соңгы 250 турист өйләренә кайтып җитте. Россия статистика хезмәте мәгълүматлары буенча, 2014 елда Мисырда 2,6 млн. Россия кешесе булган.

Интертат.ру


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев