Саба таңнары

Россия туристы һәлакәткә очраган самолетка утырырга йоклап калган [+фото]

Алдагы көнне Дубайда туган көнен билгеләп үткән, 34 яшьлек Эльвира Исаева Ростов-на-Дону шәһәрендә һәлакәткә очраган самолетка утырырга өлгермәгән - йоклап калган. Бу хакта ул социаль челтәрләр аша уртаклашкан. Аннан хәбәр кергәнче туганнарына гына ут йотарга туры килгән. "Ападан: "Мин исән!" - дип СМС килгәч, берничә сәгать еладым. Ә бит аны...

Алдагы көнне Дубайда туган көнен билгеләп үткән, 34 яшьлек Эльвира Исаева Ростов-на-Дону шәһәрендә һәлакәткә очраган самолетка утырырга өлгермәгән - йоклап калган.

Бу хакта ул социаль челтәрләр аша уртаклашкан. Аннан хәбәр кергәнче туганнарына гына ут йотарга туры килгән. "Ападан: "Мин исән!" - дип СМС килгәч, берничә сәгать еладым. Ә бит аны шул самолетка утырасы булгач, үлде, дип белдек. Ападан хәбәр килгәч, хәтта туганнарга да шалтырата алмадым", - дигән сеңлесе.



Ә Эльвира алдагы көнне туган көнен бәйрәм иткән, отельгә соң гына кайта һәм кайтырга өлгерә алмый. Берничә көн ул Дубайда туроператорлар хисабына яшиячәк.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: