Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайлаучылар өчен белешмәлек чыгарды

Сайлаучыларда туарга мөмкин булган сорауларга җаваплар ике буклетта тупланган.

Тавыш бирү катлаулы түгел, әмма мөһим. РФ Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан сайлаучылар өчен чыгарылган ике буклет әнә шул максатны күздә тота. Быелның мартында Россия Президентын сайлаулар вакытында халыкта туарга мөмкин булган сорауларга әлеге белешмәлекләрдә җавап табарга мөмкин.

Белешмәлектә кандидатлар өчен кемнең тавыш бирергә хокукы барлыгы, моны ничек эшләргә икәнлеге һәм тавыш бирү көнендә сайлаучы үз участогына килә алмаган очракта нишләргә кирәклеге хакында хәбәр ителә.

Россиянең балигъ булган һәр гражданины хәзерге вакытта кайда булса, шул урын буенча үзен сайлаучылар исемлегенә кертү турында алдан ук гариза тапшырырга тиеш. Моны «Дәүләт хезмәтләре» порталында яки якындагы территориаль, йә булмаса участок сайлау комиссиясендә яисә күпфункцияле үзәктә эшләргә мөмкин.

Системаны алдарга, шулай ук ике һәм аннан да күбрәк тапкыр тавыш бирергә тырышкан өчен җаваплылыкка тарту каралган.

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X