Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә атна дәвамында көн саен коронавирустан меңнән артык үлем теркәлә

16 ноябрьдә Covid-19дан үлүчеләр саны 1240 кешегә җитте.

Россиядә соңгы атна дәвамында коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны һаман да күп: оператив штаб мәгълүматларына караганда, көн саен бер меңнән дә ким булмаган үлем очрагы теркәлә.

16 ноябрьдә Covid-19дан үлүчеләр саны 1240 кешегә җитте.

Үлем санының иң зур дәрәҗәсе Мәскәүдә (97), Санкт-Петербургта (78) һәм Мәскәү өлкәсендә (62) билгеләнә.

Соңгы тәүлектә илдә коронавирус белән 36 818 кеше авырган.

Россиядә актив прививка ясау кампаниясе дәвам итә. Вице-премьер Татьяна Голикова сүзләренә караганда, коронавирус эпидемиясенә каршы уңышлы көрәшү өчен ил халкының кимендә 80 проценты вакцинация узарга тиеш.

Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин берничә тапкыр россиялеләрне ил препаратларының нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын билгеләп үтеп, прививка ясарга өндәде. 

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев