Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә автомәктәпләргә карата таләпләр катгыйланды

Бүгеннән Эчке эшләр министрлыгының ике приказы үз көченә керә.

Россия Дәүләт автоинспекциясе якшәмбедән бөтен ил буенча автомәктәпләрдә контрольне катгыйландыра. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

Бүген Эчке эшләр министрлыгының ике приказы үз көченә керә. Алар нигезендә мәгариф оешмаларының ЮХИДИ белән төп укыту программаларын килештерүе, шулай ук укыту-матди база таләпләренә туры килү турында бәяләмә алуы таләп ителә.

ЮХИДИ белән килештерелгән машина йөртүчеләрне укыту программалары һәм уку-матди база таләпләренә туры килү турында бәяләмә булу - автомәктәпләр эшендә мәҗбүри шарт. Шул ук вакытта элегрәк килешенгән программалар, боерык үз көченә кергәннән соң, кабат килештерелергә тиеш түгел.

Автомәктәпләргә укыту-матди базага туры килү турында бәяләмәләр ЮХИДИ белгечләре уздырган тикшерүдән соң биреләчәк. Автомәктәпләрнең рәсми сайты булу - бәяләмә алу өчен мәҗбүри шарт. Тикшерү барышында ЮХИДИ хезмәткәре видеога төшерү алып барачак.

Бәяләмәләрнең гамәлдә булу срогы - бирү датасыннан биш ел. Укыту программасын килештергән һәм матди базаның туры килүе турында бәяләмә алган автомәктәпләр турында мәгълүмат Дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтында урнаштырылачак.

Фото: https://pixabay.com | geralt

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев