Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә балаларны аз керемле гаиләләрдән алуны тыярга тәкъдим итәләр

Алга таба гаиләдә калу баланың сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч тудырган очраклар гына аны әти-әнисеннән аеруга сәбәп була ала.

Россиядә балаларны аз керемле гаиләләрдән алуны тыярга тәкъдим итәләр. Россия ата-аналар комитеты рәисе Ирина Волынец Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевка шундый мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.

Волынец ачыклык керткәнчә, аз керемле гаиләләр еш кына авыр тормыш хәлендә кала һәм коммуналь хезмәтләр өчен түли алмый. Бурычлары җыелу аркасында аларның өйләрендә электр утын өзәләр, газ һәм су белән тәэмин итүне туктаталар, нәтиҗәдә балаларны әлеге гаиләләрдән алырга туры килә.

Алга таба гаиләдә калу баланың сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч тудырган очраклар гына аны әти-әнисеннән аеруга сәбәп була ала. Әлеге пунктны закон нигезендә беркетергә кирәк, дип искәртә мөрәҗәгатьнең авторы.

Фото: https://pixabay.com | Counselling

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев