Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә бензинга акцизлар 1 гыйнвардан артты

Бүгеннән бишенче класслы бензинга һәм дизель ягулыгына акцизларның бәясе күтәрелде.

Бүгеннән Россиядә бишенче класслы бензинга һәм дизель ягулыгына акцизлар артты. Салым кодексына да төзәтмәләр үз көченә керде, дип яза "Российская газета".

Шулай итеп, 5 класслы бензинга акциз 10,7 процентка күтәрелде һәм 11,213 мең сум тәшкил итә. Ә 1 июльдән алар тагын бер тапкыр – тоннасына 11,892 мең сумга кадәр күтәреләчәк.

Дизель ягулыгына акцизлар ике тапкыр күтәреләчәк – бүгеннән (11,213 мең сум) һәм 1 июльдән (11,892 мең сум).

Алга таба да ягулыкка акцизлар артуы дәвам итәчәк. Шулай итеп, бер елдан соң 5 класслы бензинга акциз тоннасы 12,314 сум, 2020 елда 12,757 мең сум тәшкил итәчәк.

Фото: http://s-kuranty.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев