Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә беренче мобиль ветеринария пункты Татарстанда эшли башлады

Пункт мал-туар тоякларын эшкәртү, дәвалау станок-беркеткече, вак йорт хайваннары өчен клиника, йогышсызландыру җайланмасы һ.б. белән җиһазландырылган.

Россиядә беренче мобиль ветеринария пункты Татарстанда эшли башлады. Бу турыда бүген, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ветеринария идарәсе, нәсел эше һәм кулланучылар кооперациясе оешмаларына автомобиль ачкычлары тапшыру чарасында билгеле булды.

Татарстан республикасының Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенә караган район һәм республика ветеринар берләшмәләренә УАЗ базасында прицеплы 48 авто шасси бирелде.

“Мобиль ветеринария пункты булдыру - участок ветеринария пунктлары төзү турындагы Президент программасының дәвамы. Без моңа кадәр 126 стационар ветеринария пунктлары төзегән булсак, быелдан алар барлык инструментларын үз эченә алган мобиль пунктларга әйләнде. Мал табибларына әлеге мобиль пунктлар теләсә кая барып, булсын ул шәхси хуҗалык яки крестьян-фермер хуҗалыгы, ветеринария ярдәме күрсәтү мөмкинлеге бирә. Бу - беренче тәҗрибә. Беренче коймакны төерле була, диләр. Без аны берничә тапкыр киңәшләшеп, уйлашып үзгәрттек. Шулай да әлеге комплекс уңышлы килеп чыкты. Бу - Россиядә беренче мобиль ветеринария пунктлары”, - диде Алмаз Хисаметдинов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Мобиль ветеринария пунктлары мал-туарның тоякларын эшкәртү һәм дәвалау станок-беркеткече, вак йорт хайваннары өчен клиника, йогышсызландыру җайланмасы һәм авыл җирендә малларга беренче ярдәм күрсәтә алырлык башка кораллар белән җиһазландырылган. Авто шасси хайваннарның инфекцияле авырулары булган табигый учакларына эпизоотиягә каршы отряд белән бергә керү мөмкинлеге бирә.

“Әлеге күчеп йөри торган ветеринария пунктлары малларның сәламәтлеген кайгырту белән бергә, вакытында ярдәм күрсәтеп, кешеләрне бәла-казадан саклау мөмкинлеге дә бирә”, - диде Алмаз Хисаметдинов.

Билгеле булганча, Татарстанда 232 ветеринария пункты бар. Шуның 126сы махсус программа нигезендә, соңгы өч ел эчендә төзелгән. Аларда 549 мал табибы эшли.

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев