Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә беренче «Цифрлы урам чаты» Казанда ачылачак

Проектны гамәлгә ашыру өчен - 2,8 миллион, аңа бер ел хезмәт күрсәтү өчен 150 мең сумга якын акча сарыф итәчәкләр.

«Казан» Гаилә үзәге янында цифрлы технологияләр кулланып модернизацияләнгән урам чаты барлыкка киләчәк. ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Автомәктәпләр федерациясе рәисе, «Аҗаган» җитештерү берләшмәсе генераль директоры Артур Абдулҗанов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте,

Яңартылган Декабристлар – Сибгат Хәким – Комсомол урамнары чатын 6 июнь көнне «Имин тәгәрмәч» акциясе кысаларында ачарга ниятлиләр.

«Россиядә мондый урам чатлары юк, чит илләрдә дә очратмадык. Ниндидер элементлары кулланыла, әлбәттә, әмма безнекендә яңа әйберләр күп. Нигездә аларны үзебез эшләдек, чөнки республикада нинди проблемалар барлыгын беләбез. Әлеге проблемаларга таянып, без бу җәяүлеләр кичүендә куркынычсызлык элементлары кертергә тырыштык», - диде ул.

Урам чатын заманча цифрлы технологияләр – җәяүлеләргә хәбәр итү системасы, лазерлы стоп-линия, фликерлар сату өчен автомат, тизлекне үлчәү системасы (һ.б.) белән җиһазландырачаклар.

«Цифрлы урам чаты»н шәһәргә «Аҗаган» җитештерү берләшмәсе бушлай бүләк иткән. Компания проектны ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе һәм республика Автомәктәпләр федерациясе белән берлектә әзерләгән. Проектны гамәлгә ашыру өчен - 2,8 миллион, аңа бер ел хезмәт күрсәтү өчен 150 мең сумга якын акча сарыф итәчәкләр.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев