Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә чит илдән интернет аша әйбер сатып алган өчен пошлина кертергә мөмкиннәр

Пошлина кертү интернет аша сәүдә итүнең көндәшлеккә сәләтлелеген тагын да арттырачак.

2020 елдан Россиядә чит ил кибетләреннән интернет аша әйбер сатып алган өчен пошлина кертергә мөмкиннәр. Федераль таможня хезмәте Финанс министрлыгына шундый тәкъдим юллаган, дип яза «Ведомости» чыганакларга сылтама ясап.

Пошлина кертү интернет аша сәүдә итүнең көндәшлеккә сәләтлелеген тагын да арттырачак. Моннан тыш, ул федераль бюджетны ел саен 25 миллиард сумга тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк.

Бүгенге көндә бәясе – 1000 евро, авырлыгы 31 килограммнан артмаган очракта, посылкалардан пошлина алынмый. Әгәр шуннан артып китә икән, бер килограмм өчен – 4 евро, пошлина күләме 30 процент тәшкил итә.

Пошлина күләме акрынлап кимер дип көтелә: 2019 елда ул – 500 евро, 2020 елда 200 евро тәшкил итәчәк.

Фото: https://pixabay.com | Mediamodifier

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев