Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә электрон хәрби билет кертеләчәк

Электрон картага фамилия, исем, әтисенең исеме, туган елы, яшәү урыны һәм белеме, шулай ук эш турында мәгълүмат һ.б. тупланачак.

Россия Дәүләт Думасы кичә, 20 ноябрьдә, электрон хәрби билет кертү турындагы закон проектын кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Федерация Советы әгъзалары әзерләгән хәрби исәп документы буларак шәхси электрон карта турындагы закон проекты Федераль Җыенның түбән палатасына кертелгән.

Электрон картага фамилия, исем, әтисенең исеме, туган елы, яшәү урыны һәм белеме, шулай ук эш турында мәгълүмат, хәрби хезмәткә яраклылык, сәламәтлек торышы, хәрби-исәптәге һәм гражданлык белгечлеге, спорт разряды (булган очракта) һәм башка шундый мәгълүматлар туплана.

Закон чыгаручылар кәгазь хәрби билетны кире кагуны планлаштырмый.

Электрон карталар хәрби хезмәт итү бурычы булган һәркемгә теләк буенча бирелә, дип аңлаткан Дәүләт Думасының Оборона буенча комитет рәисе, Һава десант гаскәрләренең экс-командиры Владимир Шаманов.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X