Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә эш бирүчеләрнең дүрттән бер өлеше 2019 елда штатны кыскарту турында планлаштыра

Эш бирүчеләрнең 18 проценты, киресенчә, яңа елны штатны киңәйтүдән башларга уйлый.

Россиядә эш бирүчеләрнең дүрттән бер өлеше диярлек 2019 елны штатны кыскартудан, ә 18 проценты аны киңәйтүдән башларга уйлый. Бу хакта Rabota.ru порталы тикшеренүләренә сылтама белән “Российская газета” яза.

Портал мәгълүматлары буенча, кыскартуларның күбесе медиа, маркетинг һәм азык-төлек өлкәсенә кагыла. 

Эш бирүчеләрнең 33 проценты яңа елда хезмәткәрләрен укытуны планлаштыра. Нигездә ул IT һәм финанс өлкәсе, шулай ук бизнес хезмәтләре күрсәтелүче компанияләргә кагылачак.

Тикшеренү төрле өлкәдән 300 эш бирүче арасында уздырылган. Тәкъдим ителгән сораулардан алар берничә җавап вариантын сайлап ала алган.

Фото: https://pixabay.com | Tumisu

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев